Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иң өлкән Мәскәү татары Рауза Кастрова вафат


3 августта 100 яшендә Мәскәү җәмиг мәчетенә нигез салган Салих Ерзинның оныгы, татар милли тормышында актив катнашкан, Мәскәү татарлары турында хәтирәләр саклаучы Рауза Кастрова вафат булды. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
Ул 1911 елда 13 сентябрдә Касым каласында туган. Мәскәүгә күчеп киткәннән соң Кече татар урамында яшәгән, Мәскәү җәмиг мәчетенә йөргән, мәчет каршындагы мәктәптә Муса Биги дәресләрен тыңлаган.

Рауза Кастрова Мәскәүдә мәшһүр татар зыялылары Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Ерикәй белән аралашып яшәгән булган.

Аның 100нче туган көне тантаналы төстә Ассадулаев йөртында 2011 елда үткәрелде. Рауза Кастрова үзе әйтеп калдырганча, әнисе кабәре янында Мәскәүнең мөселман зиратында җирләнәчәк.
XS
SM
MD
LG