Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Казандагы террор гамәлләрен оештыручыларны атады



Русия Тикшерү комитетының Татарстан бүлеге террор гамәлләрен оештыруда шикләнелгән Роберт Вәлиев һәм Рәис Мингалиевны эзли башлады.

Тикшерү комитетының интернет сәхифәсендә 1976 елгы бу ике кеше Казанда 19 июльдә мөфти Илдүс Фәиз машинасын шартлатуны һәм Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Валиулла Ягъкуп үтерешен оештырды, диелә.

Алар икесе дә радикаль ислам тарафдарлары, коралланган булырга мөмкин, тирә яндагы кешеләргә куркыныч тудыра, диелә рәсми чыганакта.
XS
SM
MD
LG