Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Русиягә кавказлар дан китерә


Русия президенты Владимир Путин Лондонда Таһир Хәйбуллаевны җиңү белән котлый
Русия президенты Владимир Путин Лондонда Таһир Хәйбуллаевны җиңү белән котлый
Лондон Олимпиадасын Русия спортчылары өчен уңышлы дип әйтеп булмый. Әлегә русиялеләр өч алтын медаль яулап, гомум рейтингта нибары унынчы урында бара. Бу өч алтын медальне дә Кавказ егетләре яулады.

Кавказ регионыннан чыккан халыкка мөнәсәбәт башка. Руслар гореф-гадәтләренә тугъры калып, андагы халыкка кырын карарга ияләнгән. Көнләшәләр күрәсең, чөнки күп очракта шул якларда туып-үскән егетләр төнге клублар урынына спортзалны, ә хәмер белән мавыгу урынына намазны сайлыйлар. Барысы да түгел, билгеле. Мәсәлән, Олимпия уеннарында беренче алтын медальлне яулаган Арсен Галстян мөселман түгел, ул - әрмән. Мансур Исаев белән Таһир Хәйбуллаев Дагыстанда туган.

Спортка күпме генә акча сарыф ителсә дә, Русия спортчыларының уңышлары мактанырлык түгел. Евро 2012 үпкәсе әле сүнәргә дә өлгермәде, инде хәзер Олимпиада кәефне төшерә. Сакаллы Кавказ егетләре булмаса, Мутко нәрсә сөйләр иде икән? Бер атна ярыш артта калды, ә 145 миллион халкы булган Русия унынчы баскычта гына. Хәтта Көньяк Корея, Казакъстан һәм Төньяк Корея кебек илләр дә бөек империядан югарырак тора. Ә төп көрәш бу юлы да Кытай белән Кушма Штатлар арасында бара.

Уңышлар яңа тренерга бәйле

Русия генә түгел, хәтта совет дзюдочыларының да Олимпия уеннарында икедән артык алтын медаль яулаганнары булмады. Ә Лондон ярышлары көтмәгәндә өчне китерде. Көрәш тәмамлангач, җиңүчеләр журналистларга биргән әңгәмәдә бер кешене искә ала, аның исеме - Эцио Гамба. Русиядә дзюдо көрәшен югары биеклеккә күтәрер өчен, Италиядан махсус чакырылган тренер.

Мансур Исаев
Мансур Исаев
“Нәкъ Гамба ярдәме белән Русиянең дзюдо җыелмасы көчлеләр рәтендә”, диде Арсен Галстян.

“Башкалар әйтсә дә, мин кабатлыйм: ул үз-үзеңә ышанычны артттыра. Бәлки Гамбаның уңышы күнегүләр өчен яхшы шартлар тудырудан гыйбарәттер, ләкин бу мөмкинлекләрне дөрес файдалана белү кирәк бит”, ди Таһир Хәйбуллаев.

Олимпия уеннарын җиңгән өчен Мансур Исаевка 30 миллион сум күләмдә бүләк тиеш булганын белгәч, урыс милләтчеләре йокыдан уянды. Кайбер интернет-форумнарда “Җитәр Кавказны ашатырга” дигән шигарләр пәйда була башлады. Әмма кавказлар белән горуланучылар да бар. “Кичә мин аларны күрә алмый идем, әмма бүген аларга хөрмәтем артты” дигән шәрехләр еш күренә.

Таһир Хәйбуллаев Татарстан полиция хезмәткәре

Самара һәм Санкт-Петербург өчен көрәшүче Таһир Хәйбуллаев моңарчы Татарстанның “Динамо” такымы өчен чыгыш ясап килгән. Ни өчен Татарстан алтын медальдән колак какканнын KazanWeek сайты белешкән.

Таһир Хәйбуллаев
Таһир Хәйбуллаев
“Хәйбуллаев хакында Татарстанның спорт министрлыгына мең кат мөрәҗәгать иткәнебез булды, – дип сөйли “Динамо-Татарстан” оешмасы рәисе урынбасары Салават Гайсин. – Бу мәсьәләдә махсус киңәшмә дә җыйган идек. Нәтиҗәдә министр Борһанов кәгазьләрне урынбасарына тапшырды. Урынбасар – бүлек мөдиренә, ә бүлек мөдире, үз чиратында, бу эшне министрлык хезмәткәрләренә җибәргән. Ахыр чиктә бер нәтиҗәгә дә килеп булмады”.

Гайсин сүзләренчә, мондый хәлдә бер Хәйбуллаев гына калмаган. Боксчылар Магомед Омаров һәм Егор Мехонцев та бюрократик проблемнар аркасында башка регионнар өчен чыгыш ясый. Алар икесе дә Татарстан полиция хезмәткәрләре. Омаров Түбән Камада, ә Мехонцев – Чаллыда эшләгән.

Хәйбуллаев үзе дә Татарстан данын якларга теләгән, ләкин ирексездән башка өлкә такымы өчен көрәшергә мәҗбүр булган.
XS
SM
MD
LG