Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тагын бер вокзал ачылды


5 августта башкалада “Казан-2” вокзалы тантаналы төстә ачылды. Чарага Мәскәүдән “Русия тимер юллары” ширкәте башлыгы Владимир Якунин да килде.
Яңа вокзал аша 11 транзит ерак араларга йөрүче поезд, шәһәр яны электрпоездлары йөриячәк. Вокзал көненә бер меңләп юлчыны кабул итү өчен корылган.

“Казан-2” вокзалы Казанның 2013 елгы Универсиадасына төзелә торган яңа транспорт чылбырының бер өлеше булачак. Киләчәктә шәһәрдә 4 күчеп утыру станцисе барлыкка киләчәк. Казан, Юдино, Дәрвишләр бистәсе һәм башка тукталышларны яңарту карала.

Казанда тимер юл транспорты читтә генә түгел шәһәрдә дә йөриячәк дип көтелә.

"Казан-2" вокзалын төзү бер миллиард сумга төште, вокзал 2010 елда салына башлады.
XS
SM
MD
LG