Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катлаулы чир белән авыручы Лилия ярдәмгә мохтаҗ


Лилия Фәхретдинова
Лилия Фәхретдинова

Лилия Фәхретдиновага 8 августта 20 яшь тула. Ләкин кыз туган көнен начар хәлдә каршылый. Кечкенә чакта, дүрт айлык вакытта Лилиядә муковисцидоз авыруы табылган. Бүгенге көндә кыз бары тик махсус аппаратлар ярдәмендә генә сулый ала.


Балачакта ук табылган авыруның нәтиҗәләре үсә төшкәч кенә беленә башлый. Хәле начарланганчы, Лилиянең тормышы башка яшьләрнекеннән аерылмый: ул дуслары белән ял итә, медицина көллиятендә белем ала, бию белән шөгыльләнә. Ләкин берничә ел элек барысы да үзгәреп куя. Лилия үзен начар хис итә башлый, нәтиҗәдә - ай саен хастаханәләрдә йөрү, дистәләгән табибка күренү. Аңа Мәскәүдә дә ярдәм итә алмыйлар. Татарстан табиблары да көчсез булып чыга.

Яшь кызның кайвакыт тыны бетә, ә органнары тиешенчә дөрес эшләми. Күп дару эчәргә мәҗбүр булганга күрә, үпкәсенә генә түгел, башка органнарына да зыян килгән. Ә Мәскәүдә дәваланган арада аңа сирәк төр вирус йоккан.

20 яшен тутырып килгән кызга Русиядә операция ясый алмыйлар. Русия табиблары мондый катлаулы саналган эшне башкарып чыгарга сәләтле түгел. Үпкә күчерү операциясен бары тик Израил белгечләре генә булдыра ала. Фәхретдиновалар гаиләсенә Израилдән уңай җавап килгән. Хәзер Лилия ярдәмгә мохтаҗ. Аның тормышы өчен мөһим операция хакы - 16 миллион сум.

Лилиянең дуслары гел янында. Кызлар ярдәме белән социаль челтәрләрдә, шәһәр урамнарында актив эшчәнлек алып барыла, 30 июль көнне Бауман урамында хәйрия концерты оештырганнар. Тамашадан килгән керем 33 мең сум гына булса да, Лилия өчен һәрбер тиен кадерле.

Ни генә булуга карамастан, Лилия батырларча авыру белән көрәшә. Аллаһы Тәгалә биргән язмыш бүләген һич тә җибәрергә ашыкмый. Без дә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Ак Барс Банк
БИК 049205805
ИНН 1653001805
к/счет - 30101810000000000805
счет для безналичных перечислений - 47422810300020920001
номер договора - 8422227

«Сбербанк» кредит картасы номеры - 63900262 9019206183
Web Money аша акча күчерү - R681256368874
Яндекс Деньги аша күчерү - 410011482529238
Шулай ук акчаны махсус телефон номерына да күчерергә була - 89033878543
Барлык реквизитлар Лилиянең якыннары исеменә рәсмиләштерелгән.


“Эфир” репортажы
XS
SM
MD
LG