Катнашучы төбәкләр саны белән ярминкә 1913 ел дәрәҗәсенә җиткән. Ярминкәдә “Төрки дөньяда тире-күн эшләре” исеме астында оештырылган фестиваль аеруча күзгә ташланып торды. Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек төрки дәүләтләрдән килгән кул эше осталары Алабугага килүләренә үкенмиләр.
“Безнең мәдәниятне тарату өчен шушындый гүзәл җирләр дә бар икән. Төрки илләрдән килгән тире-күн эшләре осталары белән тәҗрибә дә уртаклаштык. Әзерлекләре яхшы. Татарстан осталары эше бик гүзәл. Без – алардан, алар – бездән күп әйбергә өйрәндек”, диде Төркия эшмәкәре Өхсән Таш.
Арчалар читек тегүдә мастер-класслар да күрсәтте. Ә менә кукмаралар, 33 дәрәҗә эсселек булуга карамастан, киез итекләр белән сәүдә итте.
Мондый ярминкәләрдә катнашучылар һәм килгән кунаклар мәдәни чаралар оештырды. Менә шушы чараларда урыс җырларының һәм биюләренең зур өстенлеге дә күзгә ташланды. Монысы инде хакимият карамагында. Сәүдә белән килгән төрки халык вәкилләре дә бу күренешкә игътибар итми калмагандыр.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов белән әңгәмәдә без шушы хакта да сораулар бирдек.
Мин тумышым белән Башкортстаннан, Алабугада күптәннән торам. Менә якташларым сибайлар тулы комплект ат дирбияләре – камытлар, ыңгырчаклар, йөгәннәр, иярләр алып килгәннәр. Хәзерге вакытта аларны күрү дә, табу да бик кыен. Татарстан һәм Башкортстан осталарына аралашу бик кирәк.
Һөнәрчеләргә чик юк. Ярминкәнең үзендә, мәдәни чараларында татар рухы әллә ни сизелмәсә дә, төрки рух биреп булды. Татар рухының азрак булуына мин көенмим дә. Чөнки бу урыс сәүдәгәрләре, Спас ярминкәсе. 1917 елга кадәр ул бик данлыклы булган. Бу ярминкә шуның варисы. Алга таба әйбәт кенә эшләп китсен, без аңа рух өрербез. Киләчәктә татар осталарын да җыеп күрсәтү кирәктер. Ә монда кем алдан гариза бирә, шулар килә. Исеменнән күренгәнчә, ярминкә татарга бәлки кирәк тә түгелдер. Дәрәҗә төшермичә генә эшләрне күрсәтә алсак, шул җиткән”, диде сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов.
Алабугада мәшһүр Спас ярминкәсе узды
Бу сылтама аша томаланган сәхифәне дә ачып була

Без шушы ярминкәне оештыруда катнашкан, Алабуганың тарихи музейлары җитәкчесе Гөлзада Руденкога, Татарстан мәдәният министры урынбасары Лилия Саттаровага да кайбер сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Алар татарча сөйләүләренең начар булуын сәбәп итеп, ярминкә хакында аңлатма бирүдән баш тарттылар.
Алабугадагы VI Спас ярминкәсе киләсе елның август аенда булачак.