Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ике галәм иярченен очыру уңышсыз төгәлләнде


Русиядә сишәмбе көнне ике галәм иярченен очыру уңышсыз төгәлләнде. “Протон-М” ракетасы Русиянең “Экспресс-МД2” һәм Индонезиянең “Telkom-3” иярченнәрен галәмгә алып чыгарга тиеш булган. Әмма очыш уңышсыз төгәлләнгән.

Галәм тармагында эшләүче чыганак “Интерфакс”ка бу ике телекоммуникация иярченен югалту биш миллиард сумнан да кыйбатракка төшәргә мөмкин дип белдерде.

Узган ел нәтиҗәләренә күрә, Русия галәм очышлары саны белән дә, барлыгы 35 очыш булды һәм шулай ук уңышсызлыкка очраган иярченнәр саны белән дә, бишәү юкка чыкты, башка илләрне узып китте.
XS
SM
MD
LG