Accessibility links

Кайнар хәбәр

EF интернетта "ТатарТаун" онлайн мәктәбен ачырга җыена


Миңнеханов EF җитәкчелеге белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:26 0:00

Миңнеханов EF җитәкчелеге белән очрашты

7 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов EF Education First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләште. Дөньяда инглиз телен өйрәтүдә дан казанган ширкәт ярдәмендә булдырылачак онлайн мәктәп, инглиз телендәгесенә охшатып, "ТатарТаун" дип аталачак.

Казанда EF English First инновация мәктәбе май ахырында гына ачылган иде. Аның ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Татарстан хөкүмәте әлеге оешма белән хезмәттәшлекне моңа кадәр үк башлаган иде. Әйтик, Татарстаның 3,4 мең укытучысы үзләренең инглиз теле дәрәҗәсен шушы проект аша күтәргән. Якын арада хөкүмәт EF аша Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан да 1 мең кешене инглизчә өйрәтергә җыена.

EF инглиз телен өйрәтә

EF English First ширкәте нәрсә соң ул? EF – 1965 елда барлыкка килгән инглиз телен өйрәтә торган халыкара белем бирү үзәге. Ул дөньяда белем бирүче иң эре оешма санала, аның йөздән артык илдә бүлекчәләре бар. Әлеге мәктәпнең гадәти дәресләрне оештырудан тыш онлайн проекты да эшли. Аның максаты – өйдә утырып кына инглиз телен өйрәнү мөмкинлеген булдыру.

Дөрес, әлеге инглиз телен онлайн тәртиптә уку эше арзан түгел. Курс башында кулланучылар махсус тест узып, үзләренең инглиз теле дәрәҗәләрен белә ала (алар 16 дәрәҗәгә бүленгән). Шуннан укучылар үзләре теләгән вакытта онлайн-мәктәпкә кереп, махсус дәресләр уза башлый. Дәресләр дүрт өлешкә бүленгән: Язу (Writing), Сөйләшү (Speaking), Уку (Reading), Тыңлау (Listening). Укучылар тәкъдим ителгән текстларны укыйлар, аудиоязмаларны тыңлыйлар, видеолар карыйлар, хатлар язалар, махсус биремнәр үтиләр.

Югарыда әйтелгән биремнәр компьютер тарафыннан бирелә һәм тикшерелә. Һәр дәрестә укытучыга җибәрелә торган бер язма эш бар. Шулай ук мәктәптә онлайн сөйләшү дәресләре каралган. Һәр сәгать башында шушы дәрескә кереп, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган укучылар белән дәрес үтә. Дәрестә укытучы да бар. Шулай итеп, Казанда утырып, Индонезия укытучысы үткәргән дәрестә катнашып була. Әле сыйныфташларын да төрле илләрдән туплана.

EF турында:


"ТатарТаун" проекты

Менә нәкъ шушы инглиз телен онлайн укыту тәҗрибәсен Татарстан хөкүмәте татар теле өчен кулланырга тели. Әлеге проектны EF Education First ширкәте белән Татарстан белгечләре башкарып чыгачак дип көтелә. Ширкәт җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстанда татарларның бары тик 30%-ы гына яшәгәнен искәртте. Аның сүзләренчә, татар халкы дөньяның төрле илләрендә яши. Онлайн мәктәп татар телен өйрәнергә теләүчеләргә ярдәм итәргә тиеш.

Шушы проектны тормышка ашыру өчен Татарстан укытучыларның август киңәшмәсе вакытында EF Education First белән килешү имзаларга тәкъдим ителгән. Ул 18 агуст көнне Мамадышта үтәргә тиеш.

“ТатарТаун” мәктәбен булдыру эше никадәр катлаулы булачагын әлегә әйтүе кыен. Социаль челтәрләрдә әйтелгән фикерләргә күрә бу бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Шулай да, татар телен онлайн рәвештә заманча ысуллар белән укыту идеясе чынга ашса, бу татар теле өчен яңа дәрәҗәгә чыгуны аңлатачак.
XS
SM
MD
LG