Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алия Мостафина Лондонда дүрт медаль яулады


Алия Мостафина
Алия Мостафина
Татар кызы Алия Мостафина өчен Олимпия уеннары тәмам. 17 яшьлек кыз Лондонда бер алтын, бер көмеш һәм ике бронз медаль яулады.

Алия Мостафинаның дөньяда никадәр популяр булуын белер өчен интернетка кереп карау да җитә. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче төрле милләт вәкилләре үз телендә аңа мәхәббәтен аңлата, ә Алиянең Facebook сәхифәсендәге фотолар астында меңләрчә “like” җыела. Мостафина игътибар үзәгендә, чөнки ул Русия җыелмасының әйдәп баручысы гына түгел, ә дөнья спорт гимнастикасының йөзе дә. Татар кызларына хас осталыгы һәм чибәрлеге белән Алия хөкемдарларны һәм җанатарларны әсир итә.

Гаилә хәле

Алия Мостафина Мәскәү өлкәсе Егорьевски каласында туган. Әтисе Фәрхәт Мостафин 1976 елда Монреальда үткән Олимпиадада бронз медаль яулаган. Шуңа күрә, спортка тартылу гаиләдән килә дип әйтеп була. Алиянең сеңлесе Наилә дә спорт белән шөгыльләнә башлаган булган, ләкин катлаулы күнегү эшләгәндә бот сөяген сындырган. Җәрәхәте төзәлеп аякка басса да, анда курку хисе калган һәм ул гимнастика белән шөгыльләнүне туктатырга булган. Спорт карьерасын иртә бетерүгә карамастан, Наилә Алиягә гел ныклы терәк булып тора, апасы катнашкан ярышларны калдырмаска тырыша.

Алия чиркәүдә
Алия чиркәүдә
Алиянең әнисе Елена – спорттан ерак кеше. Ул мәктәптә физика укыта. Алия белән Наилә катнаш гаиләдә тусалар да, татар исемнәре йөртәләр. Димәк, Фәрхәт әфәнде өчен милли тамырлар буш сүз түгел. Гәрчә хәләл җефете итеп урыс кызын сайласа да.

“Вконтакте” социаль челтәрләренең берсендә Алиянең православ чиркәвендә төшкән фотосы бар. Моңа төрлечә карап була: дин – һәркемнең шәхси эше. Ләкин нинди генә дин тотса да да, Алия барыбер татар кызы, анда татар каны ага.

"Алиягә бары җиңү кирәк"

Кечкенә чактан ук Алия мөстәкыйльлеккә өйрәнә. Җиде яше дә тулмаган килеш, күнекмәләргә метрода йөрергә мәҗбүр була. Өстәвенә, Наилә дә үсеп җитә һәм ике кыю кыз берничә миллионлы шәһәр шартларына тиз ияләшәләр.

“Алия – бик ябык кеше. Беркайчан үзенең җитешсезлекләрен күрсәтмәс. Миңа калса, аның уңыш сере бу сыйфаттан гыйбарәт. Әмма икенче яктан карасаң, Алияне рәнҗетү бик җиңел. Әгәр кешене гаделсез үпкәләтәләр икән, аңа бу бик нык тәэсир итә. Ләкин ул аны күрсәтмәскә тырыша, үзен кулда тота белә, – дип сөйләгән Фәрхәт Мәстафин “Советский спорт” гәзитенә. – Алиядә үзенә генә хас булган аура бар. Харизма! Алия чыгыш ясар өчен генә катнашмый, аңа җиңү кирәк!”

Берничә ел элек беренче тренеры Динә Камалова Америкага күченеп китәргә мәҗбүр булгач, Алия берничә көн күнегүләрдә катнашырга теләмәгән. Гаделсезлеккә каршы протест оештырып, спорт залының бер почмагында берни эшләмичә басып торган.

Лондон Олимпиадасы 2012

Лондон Олимпиадасында Мостафинаның катнашуы икеле булган. 2011 елда Европа чемпионатында ул җәрәхәт ала. Олимпиадага әзерләнеп бетүенә үзе дә ышанмый.

“Әле ярты ел элек кенә Олимпиадага әзерләнеп бетә алмаячагыма ышанып бетмәгән идем. Ул вакытта халәтем дә бүгенгесеннән аерыла иде. Үземне күнегү ясарга мәҗбүр итү, яңадан сәламәт яшәү рәвешенә кайтару бик авыр булып тоелган иде. Хәтта Олимпиадада катнашу фикереннән чигенәм дигән уйлар да керә башлады. Ләкин, бәхеткә, алар бик тиз югалды”, диде Мостафина алтын медаль яулаганнан соң.

Ләкин бу вакытлар инде артта калды. Бүгенге көндә Алия хисабында дүрт медаль: ике бронз, бер көмеш һәм көтелгән алтын медаль. Мостафина сүзләренчә, ярышлар бик ардырган. Тизрәк өйгә кайтасы килгән.

Соңгы тапкыр Русия гимнасткалары Олимпидада алтын медальне 2004 елда яулаган иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Алия Мостафинага котлау хаты җибәрде.
XS
SM
MD
LG