Сүриядәге көч куллануның артуы сәбәпле Азәрбайҗан үзенең Димәшктәге илчелеген ябып аның барлык хезмәткләрләрен кире кайтарды. Илчелектә теркәлгән Азәрбайҗанның 60 ватандашы да шулай ук илдән китте, дип хәбәр итте тышкы эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Элман Абдуллаев.
Аның сүзләренә караганда, Сүриядәге Азәрбайҗан илчелегенең кайчан яңадан эшли башлавы әлегә билгесез.
БМО мәгълүматларына караганда, Сүриядәге көч куллануда 17 меңләп кеше үлде, 230 меңләп кеше качак булды, өч миллионлап кеше һуманитар ярдәмгә мохтаҗ.