Татарстан хөкүмәтенең ЗАГС идарәсе үзенең яңа хисабын һәм яңа туган балаларга иң күп бирелгән исемлекне игълан итте. Республикада туган малайларга иң күп Әмир, Тимур, Артем, Кирилл, Кәрим, Данил, Артур, Никита, Матвей һәм Максим исемнәре бирелә. Кызларына ата-аналар Анастасия, Азалия, Дарья, Арина, Самира, Виктория, София, Милана, Алина һәм Диана исемнәрен бирә икән.
2012 елның беренче җиде аенда Татарстанда яңа туган 31471 бала теркәлгән. Бу сан узган елгы бу вакыт белән чагыштырганда 3058гә күбрәк.
Казанда яңа туган балалар саны 12% арткан. Чаллыда – 19%, Татарстан районнарында 7.6% арткан.