Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Австралиядә татар оешмасын төзүчеләрнең берсе Ләйлә Садри вафат


Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар, 2009 ел
Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар, 2009 ел
Австралиянең Аделаида шәһәрендә күренекле татар җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Садри вафат булды.

Русиядән чыккан татар мөһәҗирләренең дәвамчылары Кытайдан Австралиягә күчеп килгәннән соң, Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар 1980 елларда Көньяк Австралия татарлары берләшмәсе дип аталган төркемне оештыра.

Австралиядәге татарлар өчен ана теле дәресләре оештырып җибәрүгә, мәдәни тормышны җанландыруга, башка кыйтгалардагы татарлар белән бәйләнешләр урнаштыруга зур өлеш керткән Ләйлә Садри татар дөньясына мәгълум һәм зур хөрмәткә ия шәхесләрнең берсе иде.
XS
SM
MD
LG