Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәйзрахманчылар тирәсендә арзанлы кампания бара"


"Фәйзрахманчылар"
"Фәйзрахманчылар"

Көнчыгышны өйрәнү белгече Алексей Малашенко, Фәйзрахман Саттаров сектасы турында ун ел элек билгеле иде, ди.

Үзен "пәйгамбәр" дип атаган 83 яшьлек Фәйзрахман Саттаровка Русия җинаять кодексының 330 маддәсе нигезендә “башбаштаклыкта” гаепләү белдерелде һәм “экстремистик эшчәнлек алып барырга ярамаганы” турында кисәтү ясалды. Болар өчен алты айга кадәр төрмә яный.

Саттаров 1960нчы еллар башында Казанга Уфадан килгән. Үз вакытында ул Бохара мәдрәсәсендә укыган, аннан соң рәсми диния нәзарәтендә дә эшләгән. Соңрак үзен “пәйгамбәр” дип игълан итеп, 2001 елда сектасын төзегән.

Тикшерүне Казанның “Гвардейский” полиция бүлеге уздыра. Идарә мәгълүматларына караганда, сектага 64 кеше кергән. Алар арасында 15 ир кеше, 23 хатын-кыз һәм 27 бала. "Фәйзрахманчылар" Саттаровның Казан янындагы Торфяной бистәсендә җир астына сигез катлы итеп салынган йортында яшәгән.

Секта тирәсендәге вазгыятьне белүчеләр, чын тоталитар сектадагы кебек андагы 5 айдан алып 17 яшькә кадәр булган бала беркайчан да мәктәпкә йөрмәгән, табибка да күренмәгән дип әйтә. Ә Русиянең үзәк мәгълүмат чаралары Татарстандагы бу вакыйганы тагын да куертып, алар хәтта көн яктысына да чыкмаган, зинданда тотылган дигән хәбәр таратты. Балаларга карата көч куллану һәм аларны карамау маддәсе нигезендә өч җинаять эше ачылган.

Фәйзрахман Саттаров сектасы турында 2000нче еллар башында ук билгеле иде. Сәер киенгән, дөньядан читләшкән олыларның балаларны җитәкләп капка төбенә чыгып басуларын сурәтләгән рәсемнәр һәм видеолар сирәк кенә булса да күренгәләп торды. Ни өчен аларны элегрәк кулга алмаганнар?

“Арзанлы мәгълүмат кампаниясе бара (дешевая кампанейщина). Кичә телевидениедә Фәйзрахман Саттаров сектасы турында сөйләделәр. Имеш, алар шундый куркыныч икән, сигез катлы идәнасты, мескен балалар һәм башкалар. Болар бит ун ел элек билгеле иде. Алар турында мәгълүмат, фотолар бар иде. Ләкин алар хәзер генә уянды. Фәйзрахман үзе ул акылдан язган кеше, аның сәләфиләргә бер катнашы да юк”, дип белдерде Азатлыкка Мәскәү Карнеги үзәгенең Көнчыгышны өйрәнү белгече Алексей Малашенко.

Белгеч фикеренчә, мөселман оешмаларына каршы тупас көрәш аларны идән астына гына куып кертәчәк. “Аларны тыярга ярамый, аларга каршы көрәшеп булмый”, ди Малашенко.

“Коммерсант” басмасы “сектаны оештыручы Саттаровтан аңлатма алып булмады”, дип яза. Азатлык радиосы Русия телевидениесе тараткан мәгълүматларның дөреслеген раслауны сорап Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Балалар чыннан да көн яктысы күрми яшәгәнме, аларның язмышы нинди булачак, ни өчен секта элекке елларда куып таратмаган дигән сораулар белән рәсми хат җибәрелде. Бу сорауларга җаваплар әлегә килмәде.

"Фәйзрахманчылар"ны тентү вакытында төшерелгән видео

[mvd.tatarstan.ru сәхифәсеннән]
XS
SM
MD
LG