Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хокук саклаучылары урманнарда экстремистлар лагере булу хәбәрен кире какты


Русия эчке эшләр министрының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Ирина Нежельская Кама арты төбәгендә урманда яхшы тәэмин ителгән хәрби-өйрәнү лагерының булуы хакында мәгълүматыбыз юк, дип белдерде.

Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

"Радикаль исламчыларның җир астында качып яту урыннарын казып ятулары билгеле, аларның дарулары, кораллар, азык-төлек була. Без аларны табып торабыз, мәсьәлән Норлат районында 2011 елның ноябрендә корал саклау урыннары табылды. Әмма берничә дистә кешелек лагерьның булуы турында әтеп булмый инде", дип әйкән Нежельская.

Бу атнада Русия стратегик өйрәнүләр институтының Идел буе үзәге башлыгы Рәис Сөләйманов, мәгълүмат чараларына Татарстанның Кама арты урманнарында корралланган, азык-төлек белән тәэмин ителгән хәрби-өйрәнү лагерының булуы турында хәбәр иткән иде.

Аның сүзләренчә, Казандагы террор гамәлләре өчен җаваплылыкны үз өстенә алган, үзен “Татарстан мөҗәһетләре” дип атаучы кеше шушы лагерьда качып ята. Сөләйманов сүзләренчә, ваһһабилар Казандагы каршылык чараларын оештыруда катнашкан.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте башлыгы, урманнар контрольдә тотыла, янгыннар сәбәпле Татарстан урманнарын гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боралаклары белән һавадан күзәтелә. Андый лагерь булган очракта да, аны күрми калу мөмкин түгел, ди ул.

Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе Рәис Сөләймановны ялган тарату өчен җинаять җаваплылыгы турында истә тотарга тиешлеге турында кисәтте. Әлеге хезмәт вәкиле "Интерфакс" хәбәрчесенә, әгәр нинди дә булса ышанчылы мәгълүмат булса, шундук җәмәгатьчелек арасына чыгарылачак, дип белдергән.

“Азатлык” татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин “Татарстан мөҗәһитләре”н белмәвен һәм бу хәбәрне мөселманнарның хокуклары өчен көрәшен каралтыр өчен чыгуын белдерде.

Рәис Сөләйманов үзе террор гамәлләрендә гаепләнгән Рәис Мингалиевның әлеге лагерда ятуын фаразлавын гына аңлатты. Әмма урман лагере турында үз ниндиер чыганак әйткән икән.

Татарстан Диния нәзарәте дә "мөҗәһит"ләр һәм урман лагерьлары турында белмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG