Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Болгар" кунакханәсе янындагы матбугат очрашуы өчен оештыручыларны җавапка тартмакчылар


Казан прокуратурасы "Әл-Ихас" ислам үзәге, "Әл-Ихлас" мәчете имамы Рөстәм Сафин, Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге башлыгы Рәфис Кашапов, "Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм Татар халкының Милли мәҗлес оешмасы җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмовага каршы административ эш ачты.

Алар 2 августта "Болгар" кунакханәсе янында матбугат очрашуын оештырып, җәмәгатьчелек катнашлыгындагы чараны шәһәр хакимиятләрен кисәтмәчә үткәрүдә гаепләнә. Әлеге матбугат очрашуын прокуратура рөхсәт ителмәгән урам җыены дип санады.

Прокуратура вәкилләре "Татар-информ" агентлыгына эшләрнең мәхкәмәгә җибәрелүен хәбәр иткән.

Бу мәддә белән 20-30 мең сумга кадәр акчалата җәза салынырга мөмкин.

"Азатлык" яшьләр берлеге өчен бу инде икенче эш. Моңа кадәр ул 31 ильдә Камал театры янында мөселманнарны яклап үткәрелгән пикетта җыелган халык алдында карарны укыган булган. Шул рәвешле ул пикетны митингка әверелдерде, аннан соң аңа каршы административ эш ачылган иде.
XS
SM
MD
LG