Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан урманнарында экстремистлар яшеренү хәбәрен рәсмиләр кире какты


Татарстанда радикаль исламчыларның артуы һәм урманнарда дистәләрчә кешенең яшерен төстә хәрби күнегүләр үтүе турында мәгълүматлар таралганнан соң, Татарстанның рәсми даирәләре үз аңлатмаларын бирде.


Русия эчке эшләр министрының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Ирина Нежельская, Кама арты төбәгендәге урманда яхшы тәэмин ителгән хәрби-өйрәнү лагерының булуы хакында мәгълүматыбыз юк, дип белдерде. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

"Радикаль исламчыларның җир астында качу урыннарын казып ятулары билгеле, аларның анда дарулары, кораллары, азык-төлек була. Без аларны вакыт-вакыт табып торабыз, мәсәлән, Норлат районында 2011 елның ноябрендә корал саклау урыны табылды. Әмма берничә дистә кешелек лагерьның булуы турында әйтү дөреслеккә туры килми", дип әйкән Нежельская.

Бу атнада Русия стратегик өйрәнүләр институтының Идел буе үзәге башлыгы Рәис Сөләйманов мәгълүмат чараларына Татарстанның Кама арты урманнарында корралланган, азык-төлек белән тәэмин ителгән хәрби-күнегү лагеры булуы турында хәбәр иткән иде.

Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов
Сөләйманов сүзләренчә, Казандагы террор гамәлләре өчен җаваплылыкны үз өстенә алган, үзен “Татарстан мөҗәһидләре әмире” дип атаучы кеше шушы лагерьда качып ята. Аның сүзләренчә, ваһһабиларның Казандагы яшерен төркемнәр белән бәйләнешләре бар һәм алар Казандагы каршылык чараларын оештыруда катнашкан.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте башлыгы, урманнар контрольдә тотыла, янгыннар сәбәпле Татарстан урманнарын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боралаклары белән дә һавадан күзәтәләр. Андый лагерь булган очракта да, аны күрми калу мөмкин түгел, ди Нежельская.

Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе Рәис Сөләймановны ялган тарату өчен җинаять җаваплылыгы турында истә тотарга тиешлеге турында кисәтте.

Әлеге хезмәт вәкиле "Интерфакс" хәбәрчесенә Сөләйманов бу рәвешле тикшерүгә дә, үзенә дә зыян салырга мөмкин, дип әйткән.

"Әгәр нинди дә булса ышанычлы мәгълүмат булса, шундук җәмәгатьчелек арасына чыгарылачак", дип белдергән агентлыкның әңгәмәдәше.

Казандагы һөҗүмнәрдән соң мөселманнарның күпләп кулга алынуына каршы урам җыеннарын оештыручыларның берсе, “Азатлык” татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сәләфиләр белән бәйле булу хәбәрен кире какты. Ул “Татарстан мөҗәһидләре”н белмәвен һәм бу хәбәрнең мөселманнарның үз хокуклары өчен демократик көрәшен каралтыр өчен чыгарылуын белдерде.

Рәис Сөләйманов үзе "Татарстан мөҗәһидләре" исеменнән таратылган видеоязмага карап террор гамәлләрендә гаепләнгән Рәис Мингалиевның да әлеге лагерда ятуын фаразлавын аңлатты. Әмма урман лагеры турында аңа ниндидер чыганак әйтте, дип белдерде ул.

Татарстан диния нәзарәте дә "мөҗәһидләр" һәм урман лагерьлары турында белмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG