Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кол Шәриф" мәчете имамы Рамил Юныска каршы җинаять эше ачылды


Казанның Ваһитов районы прокуратурасы, җирле мәгълүмат чараларына хәбәр иткәнчә, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил Юныска каршы җинаять эшен ачты.

Ул югары белем турында ялган диплом күллануда гаепләнә. Элегрәк Федераль Иминлек хезмәте үткәргән тикшерүдә Рамил Юнысның Казан Дәүләт аграр университетта алган дип күрсәткән дипломның ялган булуы ачыкланган иде. Университет вәкилләре дә аның дипломы рәсми бирелгән документтан нык аерылуын раслады.

Мәгълүмат чаралары "Кол шәриф" мәчете имамы Рамил Юнысның шартлаудан соң исән калган мөфти Илдүс Фәиз белән низагка керүен искә ала. Казандагы террор гамәлләреннән аның Татарстаннан чит илгә китүе күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Рәсми төстә имамның Лондонга, инглиз телен өйрәнергә китүе игълан ителде.
XS
SM
MD
LG