Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: “Бердәм Русия”нең абруен төшерүче әгъзаләрдән котылырга кирәк


Русия хөкүмәте җитәкчесе, "Бердәм Русия" фиркасенең абуын төшерә торган әгъзаләрне фиркадән чыгарырга чыкырды.

“Фирка алдында, ягъни фиркага ышанган кешеләр алдында да җаваплылык булырга булырга тиеш”, диде Медведев җомга көнне "Бердәм Русия"нең Үзәк башкарма комитеты башлыгына дәгъвә иткән намзәтләр белән очрашуда.


"Әгәр кешеләр фиркагә ялгыш керә икән, үзләренең тотышы белән бөтен фирканең абруын төшерәләр икән, алардан котылырга кирәк", дип әйткән Медведев. Аның сүзләрен “Интерфакс” агентлыгы китерә.

Яшерен тавыш бирүдә фирканең Үзәк башкарма комитеты башлыгы итеп Ульян өлкәсенең эчке сәясәт министры Дмитрий Травкин сайланды.
XS
SM
MD
LG