Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүриядән 150 мең кеше качып киткән


Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматларына караганда, президент Бәшәр Әссад яклы гаскәрләр һәм гыйсьянчылар арасындагы бәрелешләр аркасында Сүриядәге 150 мең кеше качып киткән.

Бүген бу хакта БМОның качаклар эшләрен багучы югары комиссары идарәсе вәкиле Адриан Эдвардс хәбәр итте. Аның сүзләренчә, качакларның күбесе Төркиядә сыену тапкан. Анда 50 меңләп кеше килгән дип санала.

Дистәләрчә кеше Үрдүн, Лүбнән һәм Гыйракка качык киткән.

Сүриянең Алеппо каласы һәм башкала Димәшк тирәсендә бәрелешләр дәвам итә.

Үткән айда хөкүмәт гаскәрләре гыйсьянчыларны башкаладан кысрыклап чыгару хакында белдергән иде. Әмма оппозиция көчләре һаман да Димәшкә һәм аның тирәсендә чаралар оештырып тора.
XS
SM
MD
LG