Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда 30-нчы җәйге Олимпия уеннары тәмамлана


Бүген Лондонда үтүче 2012 елгы җәйге Олимпия уеннарының соңгы көне. Бүген барлыгы 15-әр алтын, көмеш һәм бронз медальләр өчен ярышлар уза.

Казан вакыты белән төнге унике сәгатьтә башланачак ябылу тантанасында 4100-ләп башкаручы катнашачак.

Анда шулай ук 2016 елда үтәчәк чираттагы җәйге Олимпия уеннарын уздыру рәсми рәвештә Рио-де-Жанейрога тапшырылачак һәм Олимпия утын сүндерү белән быелгы уеннар ябылачак. Ябылу тантанасында Британиянең The Who һәм Spice Girls төркемнәре чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG