Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Wind Jet” һава ширкәтендәге проблемнар сәбәпле Русиянең 156 туристы Сицилиядән кайта алмый


Италиянең арзанлы “Wind Jet” һава ширкәтендәге проблемнар сәбәпле Сицилиянең икенче зур шәһәре Катаньидан Русиянең 156 туристы Русиягә кире кайта алмый.

Бүген бу турыда Русиянең туризм сәнәгате берлеге матбугат вәкиле Ирина Тюрина белдерде. Аның әйтүенчә, әгәр дә “Wind Jet” ширкәте бөлгенлеккә төшсә, бу меңнәрчә Русия туристына тәэсир итәчәк, ә бу һава ширкәте белән хезмәттәшлек итүче Русия туризм ширкәтләре миллионнарча доллар зыян күрәчәк.

“Wind Jet” ширкәте ягулык өчен түләргә акча җитмәү сәбәпле якшәмбегә каршы төндә барлык очышларын туктатты.
XS
SM
MD
LG