Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Удальцов катнашындагы митингка йөзләрчә кеше җыелды


Казан үзәгендәге Мулланур Ваһитов һәйкәле янында Русиянең “Сул фронт хәрәкәте” координаторы Сергей Удальцов катнашында митингка йөзләрчә кеше җыелды.

Удальцов үз чыгышында 15 сентябрьдә үтәчәк Миллионнар маршына Мәскәүдә 120-150 мең кеше, Русиянең башка зур шәһәрләрендә 10-15 мең кеше чыгар дип фаразлавын белдерде.

Митингка көтелмәгән исерек кешеләрнең килеп "Урыслар алга!" дигән шигарьләр кычкыруы хәбәр ителә.

Митинг алдыннан Удальцов Бөтентатар иҗтимагый үзәге урнашкан бинада 30-40-лап кеше катнашында очрашу үткәреп илдәге сәяси вәзгыять һәм үзе җитәкләгән хәрәкәт турында сөйләде. Полиция бинада рөхсәтсез митинг уздырылачагы турында хәбәр булуга сылтап ишекләрне бикләү сәбәпле очрашуга килүчеләр бинага тәрәзәдән кергән дип хәбәр ителә.

Удальцов Twitterда әлеге очрашу турында уңай тәэсирләре булуын һәм Миллионнар маршында Казанның да катнашачагын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG