Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда авылда эшләргә риза булган 81 табиб миллион сум алачак


«Авыл табибы» («Земский доктор») исемле федераль программа нигезендә 81 Татарстан табибы биш ел авыл җирендә эшләү турында килешү төзеп берәр миллион сум акча алачак.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, республика авылларында бүгенге көндә 20дән артык белгеч кирәк. Моннан тыш фельдшерлар, рентгенга төшерүчеләр һәм шәфкать туташларына ихтияҗ зур.

Программа 35 яше тулмаган яшь белгечләргә исәпләнгән. Авыл җирендә биш еллык хезмәт өчен бирелгән бер миллион сумга өстәп Татарстан хакимиятләре табибларга яшәү шартларын яхшыртыр өчен 100 мең сум бирәчәк.
XS
SM
MD
LG