Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татмедиа” агентлыгы таратыла, Моратов президент идарәсенә билгеләнде


Сишәмбе көнне Татарстанның “Татмедиа” масса күләм коммуникация һәм матбугат агентлыгының элекке башлыгы Марат Моратов президент идарәсе башлыгы урынбасары итеп хезмәт коллективына тәкъдим ителде.

Ул президент идарәсенең эчке сәясәт өчен җаваплы бүлеген, дини оешмалар белән эшләүче идарәсен, мәгълүмат чараларын, матбугат хезмәтләрен багачак дип көтелә.

Дүшәмбе көнне кич Марат Моратов “Татмедиа” агентлыгы башлыгы вазифасыннан бушатылды. Ул җитәкләгән оешма таратылып, элемтә һәм информатизация министрлыгына кушылырга тиеш, дип хәбәр итә рәсми булмаган чыганаклар.

Марат Моратов журналистика белемен алган, фәннәр кандидаты, Казан шәһәр Думасы депутаты, “Татмедиа”га кадәр Түбән Камада шәһәр җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

"Татмедиа" агентлыгы - дәүләттән акчалата ярдәм алган рәсми мәгълүмат чараларын багучы оешма иде.
XS
SM
MD
LG