Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу оныгы Җаникә Кырымда җирләнде


Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилоглу бүген Судак районы Утыз (Щебетовка) авылында кызы Эльзараның 10 яшьлек кызы Җаникә җеназасына килде.

Җаникәне дүшәмбе көнне өй артындагы сарай янында асылынган килеш тапканнар. Мәҗлеснең матбугат вәкиле Лилия Мөслимова хәбәр итүенчә, “ата-аналары кызны өйдә калдырып диңгезгә киткән булган.”

Җаникәнең бик чая һәм батыр кыз булганы искә алына. “Өч яшендә ул инде үзе генә атта утыра иде”, диде Мәҗлес вәкиле.

Төркиядә яшәгән кырымтатарлары Җәмилоглу гаиләсенең кайгысын уртаклашып хатлар җибәрде.

Татарстанның балалар хокукларын яклау вәкиле Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, соңгы өч елда республикада балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары 35% арткан. 2012 елның биш аенда 13 бала үз-үзен үтергән. Аларның яртысының сәбәбен белеп булмый, ди Удачина.
XS
SM
MD
LG