Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда җимерекләр астында ике исән кеше табылды


Иранның җир тетрәү булган Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә җимерекләр астында ике исән кеше табылды. Коткару эшләре инде ике көн элек туктатылды. Иранның рәсми мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, табылган ике кешенең дә хәлләре яхшы.

Җир тетрәү 11 августта булды. Кимендә 306 кеше һәлак булды, өч меңнән артык кеше яраланды, меңләгән кеше тораксыз калды.

Башта Иран рәсмиләре чит илләр, шул санда АКШ тәкъдим иткән ярдәмнән баш тартты, әмма дүшәмбе көнне илнең вице-президенты Мөхәммәд Риза Рәхими “килеп туган шартларда Иран җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә чит илләрдән ярдәм кабул итәргә әзер”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG