Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Татмедиа» җәмгыяте җитәкчесе итеп «Татспиртпромнан» Миңнәхмәтов билгеләнде


«Татмедиа» ачык акционерлар җәмгыяте башлыгы итеп Ирек Миңнәхмәтов билгеләнде.

Яңа җитәкчене ширкәт хезмәткәрләренә Татарстан премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Очрашуда шулай ук президентның аппарат җитәкчесе урынбасары Марат Моратов катнашты.

Бүгенге көнгә кадәр җәмгыятьне Айдар Сәлимгәрәев җитәкләде.

Ирек Миңнәхмәтов 1980 елда Казанда туган, Казан финанс-икътисад институты һәм Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

2010 елның августыннан бирле «Татспиртпром» ачык акционерлар җәмгыяте башлыгы урынбасары булып торды.
XS
SM
MD
LG