Accessibility links

Кырымда кырымтатар теленә рәсми статус бирү өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәк


Кырым парламентының бүген Акмәчеттә узган чираттан тыш утырышында хөкүмәткә Украинада телләр сәясәте турындагы канунны Кырымда гамәлгә ашыру өчен чаралар күрергә кушылды. Бу хакта тәкъдимнәр һәм чаралар планын депутатларга 2012 елның 10 октябренә кадәр тапшыру каралган.

Кырым премьер-министры Анатолий Могилев журналистлар белән булган очрашуда телләр турындагы канунны гамәлгә кертү Кырымда рус һәм кырымтатар телләрен куллану даирәсен киңәйтәчәк, дип белдерде.

“Фильмнарны русчага тәрҗемә итү, даруларга аңлатмаларны рус телендә язу, рәсми оешмаларда документларны русча язу мөмкин булачак, моңарчы болар барысы да украин телендә генә иде”, диде Могилев.

Кырымтатар активистлары кырымтатарчаның да рус теле белән бер дәрәҗәдә кулланылуы өчен кануный җирлек әзерләргә чакырды.
XS
SM
MD
LG