Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның 40 илендә Pussy Riot төркемен яклап урам җыеннары үтә


Pussy Riot төркеменең җанатары
Pussy Riot төркеменең җанатары
Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсендә Казан вакыты белән көндезге 3тә Pussy Riot төркеменә хөкем карарын чыгарылачак, дип көтелә.

Февраль аенда төркем җырчылары Коткаручы Гайсә чиркәвендә “Путинны куарга чакырган” гыйбәдәт-чыгыш ясаганнары өчен хулиганлыкта гаепләнеп хөкем ителә.

Прокурор Мария Алехина, Надежда Толоконникова һәм Екатерина Самуцевичка өчәр ел төрмә җәзасын сорады. Адвокатлар аларның гаепсез булганын белдерә.

Мәхкәмә каршына төркемне яклаучылар һәм полиция җыела. Кызларны иреккә чыгаруны таләп итеп дөньяның 40лап шәһәрендә урам җыеннары үтә.
XS
SM
MD
LG