Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot ике ел төрмәгә хөкем ителде


Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе Pussy Riot панк төркеме кызларына хөкем карарын чыгарды.

Мария Алёхина, Надежда Толоконникова һәм Екатерина Самуцевичка икешәр ел колония җәзасы билгеләнде.

Хөкемдар Марина Сырова, февраль аенда төркем җырчыларының Коткаручы Гайсә чиркәвендә “Путинны куарга чакырган” гыйбәдәт-чыгыш алдан планлаштырылган гамәл иде, дип белдерде.

Хөкем карары чыгарылганда чыгыш вакытында чиркәүдә булмаган, соңыннан аны видеода гына күргән кешеләрнең әйткәннәре дә исәпкә алынган.

Бүген көне буе дөньяның 40лап шәһәрендә Pussy Riot панк төркемен хөкем итүгә каршы урам җыеннары барды.

Казандагы чараны ПАРНАС һәм Русия пиратлары фиркаләре оештырды.

“Без Pussy Riot төркеменең чыгышын хупламыйбыз”, әмма аларны моның өчен хөкем итүгә каршы”, диде ПАРНАСның Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсел Шәмсетдинов.

Самарда урам җыеннары вакытында 9 кеше тоткарланган. Мәскәүдә 30лап кеше кулга алынды, алар арасында Сул фронт җитәкчесе Сергей Удальцов бар.
XS
SM
MD
LG