17 августта Казанда Pussy Riot панк төркемен яклап урам җыены узды. Катнашучыларның төп шигаре: Pussy Riot төркеменә прокурор таләп иткән җәза кызлар кылган гамәлгә туры килми, аларны иреккә чыгарырга кирәк.
Чараны Халык иреге фиркасе (ПАРНАС) һәм Пират фиркасе оештырды. “Без Pussy Riot төркеменең чыгышын хупламыйбыз, әмма аларны моның өчен хөкем итүгә каршы”, диде ПАРНАСның Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсел Шәмсетдинов.
Катнашучылар 15ләп булды, калганнары журналистлар, полиция, экстремизм белән көрәшү бүлеге вәкилләре, узып баручылар. Чара җирле хакимият белән килештерелгән иде.
Казанда да Pussy Riotны яклаучылар урамга чыкты

1

2

3

4

5

6

7

8

9
Татар милли хәрәкәте активистлары, аерым алганда Азатлык берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин Pussy Riotны якларга чыккан булса, урыс милләтчеләре әлеге чарага каршылык белдерде.

10
Казан ватандашлар берлеге җитәкчеләренең берсе Михаил Шаров (с) Pussy Riot төркеменең чиркәүдә Русияне Владимир Путиннан коткаруны сорап панк ялвару белән чыгыш ясавын “кабахәт гамәл” дип атады.

11
“Я русский” дип язылган футболка киюче яшь егетнең сүзләренчә, Pussy Riot төркеме – урыс халкының дошманы булып тора. “Без мондый чараларга каршы”, дип белдерде Михаил Шаров.

12

13

14

15
Совет чорындагы телевидение дикторы Абдулла Дубин (у), ул кызларга хөкем итү түгел, үлем җәзасы кирәк, дип әйтте.