Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Яшел Үзән юлында шартлаган машина тикшерелә


Тикшерүчеләр шартлау булган урында тикшерү эшләрен алып бара.
Тикшерүчеләр шартлау булган урында тикшерү эшләрен алып бара.

Дүшәмбегә каршы төндә Казан-Яшел Үзән юлында шартлаган ВАЗ-2110 машинасы табылган. Шартлау урынында, 50 метр тирәлектә машина калдыклары, шулай ук өч кешенең җәсады, Калашников автоматы һәм дини язмалар табылды, дип хәбәр итте Азатлыкка Татарстандагы тикшерү идарәсе сүзчесе Андрей Шептицкий.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерү эшләрен башлады. Террор һөҗүменә әзерлек, канунсыз корал алу, сату, саклау һәм тоту гамәлен тикшерү өчен җинаять эше ачылды.

Беренче рәсми фаразларга караганда, шартлау әлегә билгесез бу өч кеше террор гамәлен әзерләгән вакытта булган.


Life News видеосы

19 июль Татарстанның дини җитәкчеләренә булган һөҗүмнәрне оештыруда шикләнелгән Татарстанда яшәүче өч кеше -- Роберт Вәлиев, Рәис Миңгалиев һәм Альберт Исмәгыйлевны эзләү дәвам итә.

[Дикъкать! Шартлау урыныда җәсад калдыклары табылган дип хәбәр ителә. Бу фотоларны балаларга күрсәтү киңәш ителми.]

XS
SM
MD
LG