Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәйдәшстанга сәяхәт"

Югары Осланның Кызыл Байрак авылында, Идел буе ярында Салих Сәйдәшнeң сәнгать бәйрәмен уздыру Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында туган теләк. Аның башында мәрхүм Шамил Закиров булды, театр ул чараны үз җилкәсендә тартып, бүген ул республикадагы ихлас бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Бүген бу чараның төп оештыручысы – Камал театры һәм ТР Мәдәният министрлыгы. Яңгыр явып торуга карамастан, Кызыл Байракка Казаннан гына кунаклар белән тулы 9 автобус кайтты. Камал театрыннан иртәнге сәгать сигездән алып тугызга кадәр автобуслар кешеләрне көтеп тула торды, Кызыл Байракка китә бардылар. Оештыручылар быел бәйрәмгә килүчеләр күбрәк дип билгеләде.

XS
SM
MD
LG