Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар өчен яңа журнал чыга башлады


Беренче санның эчтәлеге
Беренче санның эчтәлеге

Мәскәүдә август аеннан чыга башлаган Muslim Magazine басмасы сәясәтне читкә куеп, мөселманнарны яңа күзлектән күрсәтергә тели. Бу эшкә ислам дөньясында билгеле журналистлар һәм публицистлар алынган.

​Заманча мөселманнар тормышын яктыртырга алынучы бу журнал Мәскәү, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечняда сатылачак. Басманы гамәлгә куючылар бернинди мөселман оешмасы белән дә бәйле түгел, бу бары тик шәхси проект. Алар белдерүенчә, дини юнәлеш каралса да, эчтәлек күбрәк дин хакында түгел, ә кешеләр турында булачак.

Журналда мөселман модасы, күңел ачу юллары, гореф-гадәт һәм мөселманнарның яшәү рәвешенә кагылган язмалар урын алачак. Ләкин хәмер, тәмәке һәм мөселманнарга чит-ят булган рекламнар куелмас дип ышандыра гамәлгә куючылар.

Muslim Magazine басмасы тышлыгы
Muslim Magazine басмасы тышлыгы
Басманың беренче санында Рамазан аена багышланган 18 битлек махсус кушымта бар. Казан журналистлары да үз өлешен керткән. Мәсәлән, Казан блогеры Марсель Шәмсетдинов iPhone өчен дини програмнар белән таныштырып үтә. Ә билгеле ислам белгече һәм журналист Азат Ахунов Коръән турында мәкалә язган. Шулай ук Уфадан Тимур Рәхмәтуллин да бу проектта катнаша. Җәйге санның тиражы зур түгел, ләкин журнал хуҗалары киләчәктә аны 10 меңгә җиткерергә тели.

Журналның баш мөхәррире Галина Бабич белдерүенчә, Muslim Magazine мөселманнар хакындагы стереотипларны юкка чыгарырга тырышачак.

“Укучыларны 18-45 яшьлек заманча кешеләр дип күзаллыйбыз. Кешенең никадәр иманлы булуы безнең өчен мөһим түгел. Басманы намаз укучылар да, ислам белән кызыксынучылар да укый алыр. Без исламның бер юнәлешен дә пропагандаларга җыенмыйбыз. Шулай ук мәзһәбләр һәм дини карашлар белән бәхәскә керү булмаячак.

Сәяси темаларны әйләнеп узырга тырышабыз. Беренче чиратта журналның максаты – сыйфатлы басма ярдәмендә мөселманнар хакында туган стереотипларны бетерү. Барлык мөселманнар да кырыс дини систем әгъзалары түгел, киресенчә, шактый уңышка ирешкән, җәмгыятьтә үз урынын тапкан шәхесләр.

Русия мөселманнары төрле телдә сөйләшә, ләкин шуңа да карамастан журналда бер генә тел хөкем сөрәчәк – рус теле. Башка телләрдә язылган мәкаләләр урнаштыру нияте әлегә юк”, диде Галина Бабич.

Muslim Magazine редакциясе Мәскәүдә урнашкан, ләкин журналистлар үз язмаларын регионнардан җибәреп торачак. Яңа журналның беренче саны август аенда чыкты. Ул 96 биттән тора. Бәясе – 150 сум. Muslim Magazine елга дүрт тапкыр чыгачак, ягъни һәр ел фасылы саен. Сатып алу юлларын журналның рәсми сайтында табып була.
XS
SM
MD
LG