Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Украинадагы "дуңгыз чире" куркынычы турында кисәтә


БМО азык-төлек идарәсе Украинадагы дуңгыз фермаларында табылган "Африка дуңгызы чире" күрше дәүләтләргә тарала ала, дип кисәтте. Аерым алганда идарә Молдова, Казакъстан һәм Латвиядә дуңгыз асраучыларны сак булырга чакырды. Бу илләрдә дәүләт һәм хосусый фермаларда иң күп дуңгыз тотыла.

Бу чир кешеләргә йокмый. Аның белән авырган дуңгызлар гадәттә үлә.
XS
SM
MD
LG