Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ радикаллар дружиналар төзүгә өнди


Петербурда рус радикалларының "Имперский легион" исемле хәрби-спорт клубы эшли
Петербурда рус радикалларының "Имперский легион" исемле хәрби-спорт клубы эшли

Татарстанда мөселман активистларына басым көчәйгән бер мәлдә, Русиядәге “Изге Русь” хәрәкәте чиркәү һәм руханиларны саклау сылтавы белән сугышчан төркемнәр оештыруга чакыра.

Православларның “Изге Русь” хәрәкәте җитәкчесе Иван Отраковский үз дин кардәшләрен дружиналарга җыелырга чакырды. Ул шулай итеп Русия буйлап православ чиркәүләрен, һәйкәлләрен һәм руханиларның үзен сакларга җыена.

“Православ гыйбадәтханәләрне, һәйкәлләрне, динне яки руханиларны мыскыл итүчеләр булса, без аларга каршы чаралар күрәчәкбез”, дип белдерә Отраковский.

Шушы ихтыяриларның канун кысаларында эш итәчәге, полиция белән хезмәттәшлек корачагы вәгъдә ителә. Православ хәрәкәте мондый “кизү торуны” православ диненә янаган куркыныч сәбәпле кирәк дип аңлата.

“Без - православлар. Бу безнең җиребез, без аның хуҗасы, без аның өчен җавап тотабыз. Безнең православ ата-бабаларыбыз бу бөек дәүләтне төзегән, аны төрле кабиләләр калдыкларыннан җыйган. Хуҗа буларак без диннән читләшкәннәрнең һәм Аллага каршы булганнарның православ динен мыскыл итүләрен тыярга телибез”, диелгән православ радикалларының “Изге Русь” хәрәкәте белдерүендә.

"Имперский Легионга" килүчеләр өчен төп шарт - милләте белән урыс булу
"Имперский Легионга" килүчеләр өчен төп шарт - милләте белән урыс булу

Тәре яки динне мыскыл иткән кием киючеләрне кизүдәге кешеләр тотып полициягә тапшырырга җыена. Эчке эшләр министрлыгы шушы православ хәрәкәте дружиналары белән эшләргә җыену-җыенмавы турында әлегә берни хәбәр итмәде.

Ә менә Русия православ чиркәве радикалларның шушы ниятен хуплый кебек. Чиркәүнең хәрби көчләр һәм тәртип саклаучылар белән эшләү бүлеге башлыгы Димитрий Смирнов бу хакта махсус белдерү ясарга җыена.

Хакимияттәге “Бердәм Русия” партиясе думага, гыйбадәтханәләрне мыскыл итү өчен җәзаны кырыслатып, моның өчен төрмәгә хөкем итү тәкъдимен кертергә әзерләнә. Бүгенге көндә чиркәү һәм мәчетләрне мыскыл иткән өчен акчалата штраф яки мәҗбүри эш каралган.

“Православие кайчаннан бирле дәүләт диненә әверелде?”

Мәскәү Һельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева, мондый дружиналарны булдыру Русия Конституциясенә каршы, дип белдерде.

“Бу кешеләр таләп иткән җәза гадел булачакмы соң? Безнең күпдинле һәм күпмилләтле илебездә моны ничек күз алдына китереп була? Конституция үзгәртелмичә дә православие дәүләт диненә әйләндеме әллә?” дигән сораулар бирә хокук яклаучы.

Мәскәү шәһәр хакимиятләре дә православ дружиналарына каршы.

“Бу гамәл җәмгыятьне тагын да бүлгәләячәк кенә”, диде мэриянең төбәк иминлеге бүлеге башлыгы Алексей Майоров.
XS
SM
MD
LG