Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада "телләр кануны" кайсы телне кайгырта?


Харьковта украин активистлары ана телләрен яклап, яңа канунга каршылык белдереп урамга чыкты
Харьковта украин активистлары ана телләрен яклап, яңа канунга каршылык белдереп урамга чыкты

Украинада шактый каршылыклар тудырган “Дәүләтнең тел сәясәте нигезләре” исемле канунны президент имзалаган соң илнең төрле өлкәләрендә "телләр парады" башланды.

3 июльдә Украина Югары Радасында кабул ителгән яңа канун нигезендә, төбәктәге халыкның кимендә 10 проценты бер телдә сөйләшсә, бу телгә региональ тел статусы бирелә. Бу тел матбугат чараларында, дәүләт идарәләрендә, мәхкәмәләрдә, мәктәпләрдә кулланыла ала һәм моңа бюджеттан акча каралырга тиеш.

Әлеге кануннан аерым шәһәр, хәтта авылларда төрле телләр региональ статуска ия була ала дигән нәтиҗә чыга. Ләкин хәзергә Украина төбәкләрендә мондый статуска бары тик рус теленең генә ия булганы күзәтелә. Харьков, Донецки, Одесса, Днепропетровски һәм башка өлкә шуралары рус телен региональ тел дип игълан иткән карарлар чыгарды.

Одесса өлкәсенең Измаил шәһәрендә 10 проценттан артык булган болгарларның үз телләренә региональ статус бирергә сораган мөрәҗәгатен шәһәр шурасы кире какты. “Кирил һәм Мефодий” болгар жәмгыяте бу уңайдан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена. Мондый хәлдә бер болгарлар гына түгел. Черновцы өлкәсендә яшәүче 12 процент румыннар да, Карпат артындагы 12 процент маҗарлар да әлегә региональ тел статусын ала алмады.

Ә менә Украинада рустелле регионнарның беренчеләреннән саналган Кырымда Кырым Югары Радасының рус теленә региональ статус бирмәгәнен, бу мәсьәләне октябрь аена калдыруының төп сәбәбе кырымтатар теле факторы белән бәйле булса кирәк.

Рус теле белән бергә Кырымда 13 процентны тәшкил иткән кырымтатарларның ана теле дә региональ статуска ия булырга тиеш. Оппозиция депутатлары төркеменә кергән Украина Югары Радасы депутаты Геннадий Москаль Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов исеменә юллаган хатында Югары Раданың чираттан тыш сессиясен үткәреп, кырымтатар теленә региональ тел статусыны бирерге чакырды. Хатны ул кырымтатар телендә язып җибәргән. Шундый ук хатларны ул Черновцы өлкәсенә – румын, Карпат арты – маҗар телләрендә юллаган. Москаль белдерүенчә, президент администрациясе урыннардагы хакимиятләргә бары тик рус теленә генә региональ тел статусы бирелсен дигән күрсәтмәләр җибәрә башлаган.

Регионнар фиркасе әгъзасы депутат Михаил Чечетов исә “Регионнар фиркасен ниндидер бер “кучка” кешеләренең теле түгел, ә бары тик рус теленең вазгыяте кызыксындыра” дигәне дә бу канунның кайсы телгә хезмәт итәчәген күрсәтә.

Канунны үткәргән Рададагы президент яклы Регионнар фиркасе депутатлары бу канунның аларга күпсанлы проблемнар китергәнен аңлый башлаган булса кирәк. Президент тирәсендәге кайбер көчләр канунга төзәтмәләр кертеп, 10 процентлык киртәне 25-30 процентка күтәрергә кирәк дигән фикерне алга сөрә башлаган. Бу очракта канун бары тик рус теленә генә хезмәт итәчәк дигән сүз. Ихтимал, Кырым Югары Радасы октябрь аена кадәр нәкъ менә шушы төзәтмәләрне көтеп торырга җыена. Бу очракта кырымтатар теле региональ тел статусына ия булмаячак. Әгәр мәсьәлә хәзер каралса, кырымтатар теле мондый статуска ия булыр иде һәм көзгә таба канунга төзәтмәләр кертелсә дә бу статусын сакланып калыр иде. Ләкин Кырым Югары Радасыдангы 100 депутатның 80не Регионнар фракциясе әгъзалары, президент администрациясе дә моны аңлый. Шуңа күрә Кырым парламентының бу мәсьәләне көзгә калдыру теләге аңлашыла.

Кайбер сәясмәннәр фикеренчә, бу канун Европа телләре хартиясен үтәү өчен түгел, киресенчә, Украинадагы милли азчылыкларны күбрәк ассимиляцияләү өчен кабул ителгән. Тик бу ассимиляция украинлаштыруга тугел, ә урыслаштыруга юнәлтелгән булса кирәк.

Украинаның элеккеге президенты Виктор Ющенко бу канунга үз карашын белдереп, кырымтатар теленә ярдәм итәргә зарур диде.

“Европа региональ телләр хартиясе җирле халыклар телләренә ярдәм итү өчен барлыкка китерелде. Рус теле региональ тел түгел. Бездә кырымтатар теле бар, менә ул – региональ тел, караим теле – региональ тел, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Кабул ителгән канун исә урыслаштыруга түгел, “деукраинизациягә” юнәлтелгән. Украинаның болай да 13 регионы инде урыслаштырылган, анда “Украинаның Русиясе” барлыкка китерелде. Бу регионнарда украин телен эшләтү мөмкинлеге калмый бара” диде Ющенко.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев оппозиция депутатлары белән бергә бу канун өчен тавыш бирмәгән иде. Аның фикеренчә, кырымтатар теленә ярдәм итү өчен кырымтатар теле хакында аерым канун кирәк.

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл да Азатлык радиосына кабул ителгән канунның кырымтатар теленә уңай нәтиҗә китерәчәгенә шикләнүен белдерде. “Кырымтатар телен яшәтү өчен Кырымда кырымтатар дәүләтчелеген торгызырга кирәк. Украина исә моны эшләргә теләми. Бөтен проблемнар менә шуннан килеп чыга” диде Риза Фазыл.

Танылган журналист Виталий Портников сүзләренчә, рус телен региональ тел дип игълан иткән өлкәләр бер-берсенә чиктәш. Тел нигезендә “Новороссия”, ягъни, Украинада квази-дәүләт барлыкка килә ала. Янукович хәзер бөтен Украинаны үз кулына алды, ләкин тотып калачагына ышанып бетми. Аның өчен Украинада Днестр буе төбәге рәвешендә үзәге Донецкида булган “запас аэродром” әзерләнә. Әгәр Регионнар фиркасе Украинаны үз кулында тотып булса рус телле регионнар алар өчен тавыш бирәчәк һәм Украинаның әкрен генә “деукраинизациясенә” хезмәт итәчәк. Әгәр тота алмасалар, каласы Донецки булган яңа дәүләт әзер. Алар яңа Мәйдан булса да аңа буйсынмаячак, көнчыгышка күчеп үзләрен легитим Украина хакимияте итеп игълан итәчәк. Җирле хакимияттә, эчке эшләр органнары да, зур бизнес та hичшиксез алар яклы булачак, ди Виталий Портников.

Шуны да әйтергә кирәк, тел белен бәйле яңа канунны тормышка ашыру шактый финанс чыгымнар да таләп итәчәк. Финанс министрлыгы белдерүенә күрә, бу чыгымнар 12-17 млрд гривна, ягъни якынча 1,5-2 млрд. доллар тәшкил итә ала. Бу акчага региональ телләрдә дәреслекләр, бу телләрдә укытуны гарантияләү, төрле белешмәләр, тәрҗемәләр, штамплар, элмәләр, бланклар, мәхкәмә һәм идарә документларын әзерләү, матбугат чараларын, әдәбиятны нәшер итү кирәк булачак һәм башкалар. Әгәр канунга югарыда әйтелгән төзәтмә кертелсә, бу акчалар рус теленең Украинада үсешен тәэмин итәчәк.
XS
SM
MD
LG