Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарри Каспаров эше 24 август каралачак


Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсендә Pussy Riot төркеменә хөкем карары чыгарганда 17 августта кулга алынган Гарри Каспаров эшен карау 24 августка күчерелде. Бу хакта сорап мәхкәмәгә Каспаровның адвокаты мөрәҗәгать иткән булган.

Каспаров үзен тоткарлаган полиция хезмәткәренең кулын тешләүдә гаепләнә. Каспаров бу гаепләүне кире какты, тоткарланган вакытында кыйналган булганын белдерде.

Бүген Мәскәү мәхкәмәсе шул ук көнне тоткарланган "Сул фронт" җитәкчесе Сергей Удальцов эшен 5 сентябрьгә кичектерде. Сембер мәхкәмәсе Удальцовны Кремль яклы яшьләр хәрәкәте вәкиле Анна Позднякованы кыйнауда гаепләп мәҗбүри эшкә хөкем итте.
XS
SM
MD
LG