Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тәрәзәдән сикергән хәрби Илназ Галимуллинның үлеме яңадан тикшереләчәк


Казан шәһәренең Идел буе бистәсе тикшерү комитеты башлыгы Таһир Мөхетдинов 20 яшьлек Илназ Галимуллин гаскәргә барырга җыелу урынында һәлак булуын тикшерү эшен туктату карарын гамәлдән чыгарды. Тикшерүнең тулы булмавы, һәлак булган егетнең дуслары һәм аны хастаханәгә китергән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләреннән сорау алынмавы сәбәпле бу эшне тикшерүне дәвам итәргә кушылган. Бу хакта Идел буе мәхкәмәсе утырышында катнашкан Казан хокук яклау үзәге вәкилләре хәбәр итте.

29 июнь көнне Илназ Галимуллин һәм хезмәткә алынган тагын 12 егеткә йокы бүлмәсендә матрацларны алыштырырга кушылган була. Галимуллин йөгереп килеп 4нче каттагы тәрәзәдән сикерә. Төшүдән соң ул исән кала, әмма соңыннан хастаханәдә алган яралардан үлә.

Тикшерүчеләр җыелу урынындагы башка солдатлар белән сөйләшкән. Алар Илназга бер кем дә басым ясамаган, аны чикләмәгән, аның белән бер кем дә низагка кермәгән, дип сөйләгән.

Тикшерүдән соң язылган рәсми карарда "Галимуллинның үз-үзен үтерүенә куңел төшенкелеге яки башка хәләт сәбәпче булган" диелгән иде. "Өйдә калган туганнары өчен борчулар, яшәү шартларының кинәт үзгәрүе Галимуллинның каефен төшергән булырга мөмкин", диелгән иде рәсми кәгазьдә. Шулай итеп җинаят эше ачылмый калды. Казан хокук яклау үзәге тикшерүне дәвам итәр өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG