Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф мәчете төзекләндерүгә ябылды


Казанның Кол Шәриф мәчетендә төзекләндерү эшләре башлана. Эшнең күпме дәвам итәчәге соңырак хәбәр ителәчәк.

"Музей-тыюлык хезмәткәрләре эшләрне мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга тырышачак", диде Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Гатин.

Төзекләндерүдән соң мәчет элеккечә эшлиячәк. Киләчәктә гыйбадәтханәдә дини гореф-гадәтләрне уздыру-уздырмау мәсьәләсе аерым каралачак.
XS
SM
MD
LG