Accessibility links

Красноярскида Pussy Riotны яклап флеш-моб үтә


Красноярскида Мәскәүнең Коткаручы Гайсә чиркәвендә панк-гыйбадәт кылган өчен ике елга төрмә җәзасы бирелгән Pussy Riotны яклап флеш-моб үтә.

Хәбәрчебез белдерүенчә, егермеләп кеше авызларын тасма белән ябыштырып шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөри. Алар әнә шулай итеп Pussy Riotка гадел хөкем чыгарылмады дип каршылык белдерә. Бу чараны күпләгән полиция хезмәткәре дә күзәтеп тора.

Флеш-мобны Красноярскиның “Мигрень” арт-төркеме оештырды. Алар әйтүенчә, башта йөзләп кеше бу чарада катнашырга теләк белдергән булган.
XS
SM
MD
LG