Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Нил Армстронг – Американың бөек каһарманнарының берсе


Нил Армстронг
Нил Армстронг
АКШ президенты Барак Обама Кушма Штатлар астронавты Нил Армстронгны Американың бөек каһарманнарының берсе, дип атады. Армстронгның вафат булуы шимбә көнне билгеле булды. Аңа 82 яшь иде.

Гаиләсе белдерүенчә, август аенда аның йөрәгенә операция ясалган һәм шуннан соң хәле авырайган.

Нил Армстронг – Айга аяк баскан беренче кеше. Бу вакыйга 1969 елның 20 июлендә була. Айда булганнан соң аның: “Кеше өчен кечкенә адым, әмма бөтен кешелек өчен зур сикереш”, дип әйткән сүзләре тарихка кереп калды.

Узган елның ноябрь аенда Армстронг башка өч астронавт белән бергә Кушма Штатларның сивил иң югары бүләгенә – Конгрессның Алтын медаленә лаек булган иде.
XS
SM
MD
LG