Сүриядә соңгы ике көн эчендә Димәшк янында кимендә 320 кешенең җәсәде табылган. Сүриянең кеше хокукларын күзәтүче үзәге бүген, бу кешеләр соңгы биш көн эчендә Дәрәйа шәһәрендә хөкүмәт гаскәрләре үткәргән операция вакытында үтерелгән, дип белдерде.
Оппозиция Сүрия хакимиятен коточкыч үтерүләрдә гаепләде. Гыйсьянчылар YouTubeка куйган видеода Дәрәйа мәчетенә җыелган дистәләрчә җәсәдне күреп була. Әмма шул ук вакытта Сүрия дәүләт телевидениесе, бу күпчелеге сөнниләр яшәгән шәһәр, террор төркемнәре калдыкларыннан чистартылыды, дип хәбәр итте.
Хокук яклаучылар белдерүенчә, шимбә Сүриядә көч кулланып кимендә 183 кеше һәлак булган. Илнең үзәгендәге Хоула шәһәрендә 108 тыныч халык, шул исәптән 49 бала да үтерелгән.
Бүген Иран тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Рамин Мәхнампараст, Иран башкаласында ачылган Кушылмау хәрәкәте саммитында, Сүрия низагын тыныч юл белән җайга салу планын тәкъдим итәргә җыенуын белдерде. Ул бу оешмага кергән илләр Сүрия низагына хәрби юл белән йогынты ясауга каршы дип әйтте.