Узган шимбә көнне Мәскәүдә узган Русия мөфтиләр шурасынең IV корылтаенда шура рәисе итеп оешманы 1996 елдан бирле җитәкләгән Равил Гайнетдин сайланды.
Шура утырышында журналистлар өчен "дин тотучы мөселманнарны мыскыл итмәү кагыйдәләре" тәкъдим ителде. "Кагыйдәләр исламда чынны ялганнан аерырга ярдәм итү өчен" әзерләнде, ди аның авторлары. 40 битлек китапчыкта исламда еш кулланыла торган сүзләрнең мәгънәсе, киенү тәртибе, төрле мәзһәбләр турында мәгълүмат бирелгән.
Корылтайда шулай ук Русиядә мөселман мультфильмнарының чыгачагы хәбәр ителде. "Шулай ук радио һәм телевидение өчен тапшырулар шәлкемнәре, смартфоннар өчен программалар чыгачак", диде Равил Гайнетдин.
Мөфтиләр шурасы рәисе фикеренчә, болар барысы да "Русиядә исламның имиджын яхшырту өчен эшләнәчәк".