Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның Һелманд вилаятендә 17 мәет табылган


Әфганстанда Талибан көчләре күп булуы фаразланган Һелманд вилаятендә башлары киселгән 17 кешенең мәете табылган. Башсыз мәетләр арасында икесе хатын-кызныкы булган.

"Бу кешеләр зур ихтимал белән хакимиятләр белән элемтәдә торганнары өчен шулай итеп җәзаланган. Дошманнар җирле халык алар турындагы мәгълүматны рәсмиләргә тапшырып тора дип курка", диде вилаять губернаторының матбугат вәкиле Дауд Әхмәди.

Мәгълүмат агентлыклары бу кешеләр ирләр белән хатын-кызлар бергә булган җырлы-биюле кичәдә катнашканнары өчен үтерелгән, дип хәбәр итте. Төбәктәге Муса Кала авылы башлыгы Нигъмәтулла Хан сүзләренә караганда, ул кичәдә шул ике хатын-кыз биегән булган.

Элек тә тыныч халыкның үтерү өчен җаваплылыкты үз өстенә Талибан ала иде. Рамазан аенда өч кеше башлары кисеп үтерелде.

Шул ук Һелманд вилаятендә тикшерү ноктасына булган һөҗүмдә 10 әфган хәрбие һәм НАТОның ике гаскәрие һәлак булды.
XS
SM
MD
LG