Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Владимир Путин Татарстанга килә

Сишәмбе көнне Русия президенты Владимир Путинның Казанга килүе көтелә. Башкаладагы очрашулардан тыш президент Болгар һәм Зөягә барачак, диелгән Мәскәү кирмәненең белдерүендә.

Казанда Путин 19 июльдә машинасы шартлатылган мөфти Илдус Фәизгә һәм үз өе янында атып үтерелгән мәгариф бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкупның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырачак.
XS
SM
MD
LG