Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшьләр форумы яңа фикерләр мәйданчыгы булсын"


Татар яшьләре форумы алдыннан матбугат очрашуы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:12 0:00
йөкләү

Татар яшьләре форумы алдыннан матбугат очрашуы

27 августта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумына кагылышлы матбугат чарасы оештырылды.

Матбугат җыенында Татарстан журналистларының сорауларын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары Тәбриз Яруллин җаваплады.

Тәбриз Яруллин сүзләренчә, быелгы V татар яшьләре форумына татар яшьләре аеруча зур кызыксыну күрсәткән.

Татар яшьләре форумының рәис урынбасары “Азатлык” радиосының сорауларын җаваплап, “Быелгы форум утырышларында татар бренды темасы астында без татар яшьләренә үз проектларын аңлату мөмкинлеге бирәбез. Форум төбәкләрдән килгән татар яшьләренең үз оешмалары турында хисап бирүеннән генә гыйбарәт булмаячак. Форум утырышлары – яңа фикерләрне булдыру мәйданчыгы булырга тиеш. Яңа тәҗрибәләрне уртаклашу һәм башкаларныкыннан файдалану – быелгы форумның үзенә күрә бер девизы”, дип белдерде ул.
XS
SM
MD
LG