Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа кешесе Путин белән Кириллны мәхкәмәгә бирде


Евгений Кареев
Евгений Кареев

Уфада яшәүче хокук яклаучы Евгений Кареев Русия президенты Владимир Путин һәм Русиянең православ чиркәве башлыгы патриарх Кириллны мәхкәмәгә бирде. Ул федераль сак хезмәтенең Кириллны саклавы канунлы түгел дип исәпли.

Хокук яклаучы сүзләренчә, федераль сак хезмәте югары дәрәҗәдәге хакимият җитәкчеләрен генә сакларга тиеш. “Русия Конституциясенең 14нче маддәсе нигезендә Русия федерациясе – дөньяви дәүләт, анда дини оешмалар дәүләттән аерылган. Кирилл дәүләттән аерылган оешма җитәкчесе, шуңа аны федераль сак хезмәте сакларга тиеш түгел. Дөрес, аерым очракларда кайбер дини оешма җитәкчеләренә андый сак бирелә ала. Ләкин ул ачык эшләнә. Президент, яки хөкүмәт җитәкчесенең бу турыда күрсәтмәсе мәгълүмат чараларында көн күрергә, сак хезмәтенең ни өчен бирелүе ачык әйтелергә тиеш. Ә хәзер ул качып-посып башкарылган эшне хәтерләтә. Кирилл - илдәге иң бай кешеләрнең берсе. Чиркәүләрдә 15-20 сумга сатылган шәмнәрнең үзкыйммәте бер сум илле тиен тора. Кирилл шәмнәрдән генә дә мең ярым процент табыш ала. Бу наркотиклар сатудан алган табыш белән бер. Ә бит наркотик сатучылар үзләренең тормышын һәм ирекләрен куркыныч астына куя. Бу фантастик талауга корылган шәм сатучылар үзләрен куркыныч астына да куймый. Мин аның башка керемнәренә тукталмасам да, бер генә – тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр сатуда салымнан азат ителүләрен телгә аласым килә. Матбугат туксанынчы елларда тик тәмәке сатудан гына кергән керемнәрнең күләме дүрт миллиард сумга җитүен хәбәр иткән иде. Православ чиркәүнең үз җитәкчесен сакларга сакчылар ялларлык кына мөмкинчелеге бар” дир белдерә Кареев.

Хокук яклаучы Евгений Кареев, патриархка федераль сак хезмәте халыктан җыелган салымнар исәбенә башкарылу сәбәпле моны канун бозу дип исәпли. Ул тикшерү бүлегеннән патриархка сак хезмәте беркетергә әмер биргән Владимир Путинның бу эшенә бәя бирүне һәм казна акчасын максатсыз сарыф итү өчен президентка җинаять эше ачуны сорый.
XS
SM
MD
LG