Accessibility links

Таисия Осипова сигез ел төрмәгә хөкем ителде


Смоленски мәхкәмәсе рәсми теркәлмәгән “Башка Русия” фиркасе әгъзасе Таисия Осипованы наркотик сатуда гаепләп сигез ел төрмәгә хөкем итте. Прокурор аңа дүрт ел колония җәзасын сораган.

Осипова 2010 елның ноябрендә кулга алынды. “Башка Русия” гаепләүләрнең ялган булуын әйтеп килде. Адвокатлар Осиповага наркотикларның яшерен рәвештә китереп салынуын белдерде. Осиповага каршы эшнең аның ире “Башка Русия” фиркасе башкарма комитеты вәкиле Сергей Фомченковка басым ясау өчен оештырылган, дигән фараз бар.

Узган елның декабрендә Осипова 10 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Соңырак Смоленски өлкә мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарып тикшерүне дәвам итте.

Август башында Британиянең бер төркем сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре Русия президенты Владимир Путинга барлык сәяси тоткыннарны кичекмичә азат итәргә чакырып мөрәҗәгать иткән иде.

Бу мөрәҗәгатьтә телгә алынучылар арасында ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский, Pussy Riot төркемендә катнашучылар, “Башка Русия” фиркасе активисты Таисия Осипова да бар иде.

Мөрәҗәгатьтә: “Без барыбыз да Русия һәм Британия арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыруын теләүчеләр, әмма бу хокук принциплары өстенлегенә йогынты ясаган атмосфера булганда гына тормышка аша ала”, диелгән иде.
XS
SM
MD
LG