Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Путин Болгарда дөньяның иң зур Коръәнен карады


Дөньяның иң зур басма Коръәне Казанның Кол Шәриф мәчетендә торганнан соң Болгарга күчерелде
Дөньяның иң зур басма Коръәне Казанның Кол Шәриф мәчетендә торганнан соң Болгарга күчерелде
Татарстанга килгән Русия президенты Владимир Путин борыңгы Болгар каласында дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән бергә дөньяның иң зур басма Коръәнен һәм Идел буе болгарларының 922 елда исламны кабул итүләренә багышланган тарихи тамганы карады. Президентка шулай ук Багдадтан Болгарга кадәр юл тамгаланган тарихи карта күрсәтелде.

Моннан тыш президент "Яңарыш" фонды ярдәме белән төзекләндерелгән һәм яңадан салынган башка корылмаларны карый. Биредә Путин июль аенда һөҗүмдә һәлак булган дини җитәкче Вәлиулла Ягъкуб туганнарына Батырлык орденын тапшыра. Шулай ук мөфти Илдус Фәизне бүләкләү алдан көтелгәнчә Казан Кирмәнендә түгел, Болгардагы Ак мәчеттә үтә.

Президент шулай ук Зөя утравына да бара.
XS
SM
MD
LG